Бәйрәм программасында – бәйрәмне тантаналы ачуы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, милли көрәш, ат чабышы, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, ТРның атказанган артисты Рәсим Низамов, сәнгать үзешчәнлеге чыгышы, халык уеннары – чүлмәк бәрү, капчыкларда йөгерү, аркан тарту, колга менү, гири күтәрү, киянтә һәм чиләкләр белән йөгерү, бүрәнәдә капчыклар белән ярышу, спорт уеннары.