ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 197 тапкыр чыктылар, шуның 195 очрагында да ярдәм күрсәтелгән.

5 июньнән вакытлыча Куйбышев урамында 26нчы йорттан 16нчы йортка кадәр вакытлыча транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Әлеге эчтәлек булган карарны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.А.Шәрипов имзалады.

Баулы мәгариф оешмасының элекеге баш хисапчысы 1 млн сум акча үзләштерүдә гаепләү буенча хөкем алдында җавап тотачак.

13 июнь көнне Кит-Озеро авылы янында Татарстанның фольклор коллективлары катнашында «Гырон быдтон» удмурт  культурасының республика бәйрәме узачак.


7
июнь, 2015 ел
якшәмбе
4 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның Азнакай һәм Тәтеш районнары мәгариф идарәләре башлыклары белән очрашты.

8 июнь көнне барлык социаль системасы эшчеләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Район Сабантуенда “Президент белән бергә” яшьләр хәрәкәте белән оештырылган “Спортлы Татарстан” мәйданчыгы эшләде.


6
июнь, 2015 ел
шимбә
Үзәк балалар китапханәсе исеменә Россия дәүләт балалар китапханәсеннән “Балалар Җиңүне рәсемгә салалар” Бөтенроссия балалар иҗади эшләр бәйгесенең региональ этабына әзерләүендә  һәм үткәрүендә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт хаты һәм катнашучы сертификаты килеп иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International