ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

4 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә, урыны белән, секундына 15-20 метр тизлектә искән көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр иткәндә, бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, 2025 елның 1 гыйнварыннан «Минималь хезмәт хакы турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2024 елның 29 октябрендәге 365-ФЗ номерлы Федераль законы белән, Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 22 400 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән, дип хәбәр итә.


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

"Минем бизнес" үзәге заявкалар кабул итүне дәвам итү турында игълан итә

Баулыда 2011 елгылар хоккей командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең өч көнлек финал уеннары тәмамланды. Баулының «Девон» командасы турнир чемпионы булды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көне уздырыла

Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына багышланган брифинг үткәрде. Чара үткәнебез геройлары истәлегенә хөрмәт һәм бүгенге заман сугышчылары батырлыгына символ буларак Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы алдыннан узды. Бүлек идарәчесе Эдуард Вафин Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендә, Казанның җиде районында һәм Байконур шәһәрендәге барлыгы 52 клиент хезмәте аша тормышка ашырыла торган социаль түләүләр һәм хезмәтләр турында җентекләп сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International