Бүген 20 сентябрь көнне Мәскәүдә елсаен үткәрелә торган марафон узды. 10 км дистанциядә беренче булып баулылы Ринас Әхмәдиев килде.
Иртәгә, 20 сентябрь көнне Баулыда кояшлы, явым-төшемсез көн көтелә.
18 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә “Акчәчәк” экологик клубының утырышы узды. 2нче мәктәпнең 2 “а” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ильина Л.Ф.) табигатьне саклаучыларның иң мөһим китабы белән таныштылар.
Узган атнада Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Иске Чүте авылына концерт белән бардылар. Мәдәният йорты булмаган бу авылда концертны көтеп алдылар. Ул һәркем күңеленә хуш килде.
Исәпләү палатасы Баулының бюджет акчасы кирәксез чыгымнарга сарыф ителүен ачыклады
Әлеге фактка тап булганнар (843) 554-82-83, +79050225137 телефоннары буенча шалтырата алалар.
Беренче мәктәптә иртәнге күнегүләр өчен мәйданчык оештырылган. 1-8 сыйныф укучылары музыка астында күнегүләр комплексын башкаралар.