Бүген 5нче мәктәпнең 11 сыйныфында класс сәгате узды

2015 елның 19 сентябре, шимбә

Укучылар яхшы сәбәп буенча җыелдылар – алар сыйныфташы Наил Корбановны туган көне белән котладылар. Ул 1997 елны – Баулы шәһәренең беренче туган көнендә туган. Шуңа күрә Наил Баулы шәһәренең беренче гражданины булуы белән горурлана ала. Администрация башлыгыннан Н.Зәриповтан шәхсән котлау сүзләре һәм бүләкләр алгач, Наилнең әти-әнисе аңа район башлыгы хөрмәтенә шундый исем бирделәр. Бүген Наилнең 18 яше тулуы белән котлар өчен сыйныф сәгатенә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина да килеп иреште. Ул аңа истәлекле буүләк тапшырды.

О.Чукаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International