ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Исергәп авылында яшәүче Миннефәхирә Ибатова каршы алды.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Җәйге әдәби ишегалды" кысаларында, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән "Китапханә почтасы"дип исемләнгән чара үткәрде.

Баулы шәһәренең Зиновьев урамында өч катлы 27 фатирлы 18нче йортны төзү төгәлләнеп килә. Әлеге йортта социаль ипотека программасында катнашучылар - предприятиеләр хезмәткәрләре яшәячәк.
 

18 - нче  июль көнне, Шалты авыл китапханәсендә “ Җәйге ишек алды” программасы  кысаларында  балалар  өчен  “Салават күпере сыман, балачак хыяллары “  дигән мәгълүмати  әңгәмә үткәрелде.

“Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге “Г1РОФФ маршрут" проектын тормышка ашыруга дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстан оешмасыннан грант откан.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Баулыда яшәүче Җәмилә Гатаулла кызы Кашапова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга туган йортларына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.

Ураза гаете көнендә Баулы районы мөхтәсибәте мохтаҗларга бәйрәм бүләге ясады. Мәчеттә җыелган фитыр сәдакалары акчасына өлкәннәр өчен җитмеш биш, балалар өчен утызга якын күчтәнәч пакетлары әзерләнгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина Хәтер көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты, аларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырды.


15
июнь, 2018 ел
җомга

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында өч материал каралды. Аларның һәрберсе эчкече аналар, бала язмышлары белән бәйле иде.

Рамазан ае тәмамланырга бер көн кала Баулының “Өмет” мәчетендә чираттагы район ифтары үтте. Изге ашка йөзләрчә халык җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International