Баулылы Җәмилә Кашапова: “Сугыш елларында бер дә җырлыйсы килми иде”

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Баулыда яшәүче Җәмилә Гатаулла кызы Кашапова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга туган йортларына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.

Якты йөзле, җор телле Җәмилә апа безне шат күңел белән каршы алды. Кунаклар  килүгә чәчәкле матур күлмәген киеп, медальләрен таккан иде.
–     Өстемдәге күлмәгемне үзем тектем. Беркайчан кибеттән алмадым, үземә ошаган фасонны тектем дә кидем, – диде, киемен күрсәтеп, Җәмилә апа.
Исәнлек-саулык сорашканнан соң, тәбрикләүләрдән соң, юбиляр моңлы итеп берничә җыр да җырлады. Баксаң, Җәмилә апа гомере буе җырларга яраткан икән.
Тумышы белән ул Исергәп авылыннан. Зур тату гаиләдә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Гатаулла Җәмилә апага ике яшь чагында үлә. Бөек Ватан сугышы башланганда 13 яшьлек үсмер кыз була ул. 
–     Авыр еллар булды, ул вакытта бер дә җырлыйсы килми иде, – дип елмая ветеран. – Исергәптә әрәмәдән балтырган җыеп алып кайтып ашый идек. Бакчабыз үргә таба булганга, бәрәңге уңмый иде. Шуңа бәрәңгене бәләкәй арба белән мул уңыш ала торган Урыстамак авылыннан кайтара идек. 
Авыр чорлар булса да, яшьлек үзенекен итә. Гомеренең иң матур мизгелләренең берсендә Җәмилә апа булачак тормыш иптәшен – Мөслим егете Әслахны очрата. Матур гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кулга-кул тотынышып, алтын туйларын уздыралар. Тик, кызганычка каршы, гаилә башлыгы күптән бакыйлыкка күчкән. Ул озак еллар Саклык банкында җитәкче булып эшләгән булган. Җәмилә апа исә бораулау эшләре идарәсендә күп еллар пешекче булып хезмәт куйган. Тегүче булып та эшләгән. 
–    Һәрвакыт матурлык, пөхтәлек яраттым, балаларны да шуңа өйрәттем, – ди юбиляр. 
Җәмилә апа бакчада чәчәкләр үстерергә ярата, аның тәрәзә төпләрен дә гөлләр бизи. Шигырь язарга да хирыслыгы бар, әле дә булса язуыннан туктамый.
Юбилярны котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов килде. Ул Җәмилә апага Россия Президентының котлау хатын һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Ил башлыгы котлавын ветеран күзлексез үзе кычкырып укып бирде. 
Җәмилә апа белән очрашкач, аның тормышны яратуына, чиксез позитив булуына сокланмый мөмкин түгел.

Хезмэткэ данАйгөл ХӨСӘЕНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International