Баулыда бушлай белдерүләр өчен реклама стендлары урнаштырылды. Моңа 87 мең сумнан артык акча тотылган.
Төнлә кар явачак. Көндез кар, юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык булачак. Төнлә җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Көндез көньяк-көнчыгыштан 23 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
Озак еллар бергә гомер иткән парлар — районыбыз горурлыгы. Шушы көннәрдә андый гаиләләр сафын Татар Кандызы авылында яшәүче Сираҗетдиновлар да тулыландырды.
“Динамо-Татарстан” командасы Төркиядә карда волейбол буенча Европа ярышларында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында икенче урын алган. Ир-атлар командалары составында баулылы Адель Каюмов та чыгыш ясый.
Баулының үзәк китапханәсендә чын мәгънәсендә җылы кичә узды. Озак еллар нефть тармагында хезмәт куйган шәһәрдәшебез Фикыя Садыйкова, якыннары, иҗатташ дуслары, туганнары хөрмәтенә төренеп, 70 яшьлек юбилей бәйрәмен каршы алды.
Шәхси йортларда яшәүчеләр, сәүдә нокталары хуҗалары үзләренең территорияләрен кардан арындырганда, аны машина юлына яки тротуарларга чыгара. Бу исә юлдагыларга кыенлык тудыра.
Күп фатирлы йортларда ул аена бер кешедән 71,95 сум, шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.
Ташламалар елына 1,9 мең сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.