Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында «Халык контроле»нә хәбәр иткән кешеләр бүләк алырга мөмкин.
Түләү күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Акча закон бозу очрагы расланган очракта түләнәчәк.