ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

10 июльдә начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

Татарстан Республикасы территориясендә  10 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) 1,1 млн.нан артык өземтә бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39% ка диярлек күбрәк.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ирек Шәрипҗан улы һәм Минирәмзия Шәйхулла кызы Вәлитовлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләнделәр.

9 июльдә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 булачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 6,5% ставкасы белән 753 ипотека теркәлгән. Төзелгән килешүләр саны буенча Казан – 439 һәм Яр Чаллы – 161 лидер булды.

8 июльдә көннең икенче яртысында, 2020 елның 9 июлендә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 булган көчле эсселек көтелә.

Шәһәр башкарма комитетының бу хактагы карары бүгеннән гамәлдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International