Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) 1,1 млн.нан артык өземтә бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39% ка диярлек күбрәк.
Аларның 1 млн. нан артыгы (90%) электрон рәвештә бирелгән. Кәгазьдә бирелгән документлар саны 2019 ел белән чагыштырганда 14% ка кимегән. Электрон соратып алу файдасына электрон документның арзанрак булуы һәм аны электрон почта аша алу җиңелрәк булуы белән нигезләнгән.