ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2020 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы бүлеге 29 июльдән 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары аша гражданнарга тематик консультация бирү турында хәбәр итә. 


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.

Федераль кадастр палатасы җир кишәрлегенең чикләрен билгеләүнең өч сәбәбен атады.

4 августта  Татарстан Республикасы территориясендә төнлә, иртән томан, яшенле яңгыр; төнлә, көндез 15-20 м/с кадәр көчле җил көтелә.

"Касса чегын тикшерү" мобиль кушымтасы ярдәмендә чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, аларның легальлеген, сатучының намуслылыгын тикшерергә, шулай ук Россия Салым хезмәтенә контроль-касса техникасын куллану кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә мөмкин.

3 августта кичен, 4 августта метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү. 

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International