Баулылар, легаль булмаган хәмер сату турында "Халык контроле"нә хәбәр итегез

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.

2017 елның 2 ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» дигән яңа ябык категория кертте, ул «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар тарафыннан Татарстан Республикасында ваклап сату челтәрендәге закон бозу, шулай ук аерым затларның алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын хәбәр итүне гадиләштерә.

Мондый хәл турында «Халык контроле»нә хәбәр иткән гражданннар бүләк алырга мөмкин.

Түләү күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә. Акча закон бозу очрагы расланган очракта түләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International