ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

21 октябрь көнне Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил көтелә.

21 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метрлы көчле җил көтелә.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике  тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә.

2020 елдан эш бирүчеләр Россия Пенсия фондына аларның электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр тапшырырга тиеш.

Мөлкәт салымнарын түләү бурычы салым түләүчегә салым түләү срогы башланганчы 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиешле салым белдерүен алган датадан барлыкка килә.

Баулы районында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек продуктларын һәм дару китерү буенча “кайнар линия” телефоны эшли. “Кайнар линия” номеры: 5-46-68, 5-12-04.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын ремонтлау ахырына якынлаша. Яңартылган территорияләрдә яңа уен мәйданчыклары барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.

Көндез һаваның максималь температурасы +4...+ 9˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International