«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын ремонтлау ахырына якынлаша. Яңартылган территорияләрдә яңа уен мәйданчыклары барлыкка килә.
Дөрес, әлегә уен мәйданчыкларына керергә рөхсәт юк, чөнки җиһазларны "беркетү" өчен берничә көн кирәк.
Хәзерге вакытта уен җиһазлары Пушкин урамы, 40-45а йортлары, Гоголь, 21, Һади Такташ урамнарында урнаштырылган, дип хәбәр итте бүген "Баулы-информ" басмасына шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Нияз Шәрифуллин.
Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, калган балалар мәйданчыклары якын арада шәһәр ишегалларында пәйда булачак, ә иртәгә, 20 октябрьдә, Ленин урамы 18 йорт ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштырылачак.