Баулының яшь спортчылары өстәл теннисы буенча уздырылган традицион “Татарстан Республикасы өмете” ярышында үз яшь төркемнәрендә кабат уңышка ирешкәннәр.
Казан шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар хатын-кызы костюмы элементларын - калфак һәм изүне декоратив чигү буенча мастер-класс” дип аталган семинар уздырган.
Алексеевка авылында “Чиста су” программасы буенча яңа суүткәргеч сузалар. Аның озынлыгы сигез чакрымга якын булырга тиеш.
Октябрь аенда республикада “Халык инспекторы” проекты эшли башларга тиеш.
Баулы районы фермаларында тулаем көнлек савым 37,7 тонна тәшкил итә.