Әлеге проектның асылы шунда, автомобиль ияләре махсус булдырылган сайтта юл хәрәкәте кагыйдәләрен, машиналарны тиешсез урынга куеп, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очкарларының фотоларын һәм видеоларын урнаштыра алачаклар. Шулай ук видеорегистраторларда һәм мобиль җайланмаларда теркәлгән ДТП язмаларын да кую мөөмкинлеге булачак. Бөхәсле юридик мәсьәләләрне хәл итү өчен, махсус кушымта булдырылачак, ул кагыйдә бозуларның урынын һәм вакытын теркәргә ярдәм итәчәк. Аралашу өчен кирәкле мәгьлүматны башкаручылар гына белә алачак. Безнең районда ул район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Александр Захаров булачак.
"Хезмәткә дан"