9 апрель көнне Баулы музеенда Җиңү бәйрәменә багышланган юбилей медальләрен бураулау эше идарәсенең ветераннарына тапшырдылар.
Шәһәр оешмалары арасында “Салют, Җиңү!” сәнгать үзешчәнлеге смотры дәвам итә.
Бүген Баулы районы буенча Россиянең эчке эшләр министрлыгының бүлеген яңа начальник Руслан Лавров белән таныштырдылар. Элек ул Азнакай районы бүлегенең башлыгы урынбасары булып эшләгән иде. Полиция подполковнигы.
9 Май көнне Җиңү бәйрәменә багышланган «Җиңү Вальсы!” Халыкара яшьләр акциясе узачак.
10 апрель җомга көнне Баулыда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак.
Новозареченск бистәсендә хуҗалар өйдә булмаганда бер йорттагы сейфтан ау мылтыгы һәм патроннар урлаганнар.