Хәрәкәт урам-юл челтәрен һәм юл корылмаларын саклауны тәэмин итү максатыннан чикләнә. Шәһәр буйлап чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар йөрү тыела, пассажирлар йөртүче җәмәгать транспорты, 01, 02, 03, 04 хезмәтләре автотранспорты һәм махсус транспорт хәрәкәте рөхсәт ителә. Йөрү хокукына пропусклар бирү төзекләндерү идарәсе белән берлектә шәһәр бшкарма комитетына йөкләнгән. Чикләү чорына пропусклар бәяссе түбәндәгечә: мәсәлән, 3,5-5 тонналы транспортка – 7200 сум (бер тапкырга – 240 сум), ә иң авыр 45-50 тонналы транспортка – 97650 сум (бер тапкырга – 3255 сум).