Бүген Баулы шәһәренең “Өмет” мәчетендә сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә догалар укуы узды. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш ягының казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.
Җиңү бәйрәме алдыннан 1нче мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчеләрен бәйрәм белән котладылар.
Бүген Баулы район башлыгы фронтовиклар, тол калган хатыннар, тыл хезмәтчеләре белән очрашты. Табын артында рәхәтләнеп аралашып, чәй эчеп утырдылар алар.
Бүген Баулыда тренер Иван Чернов истәлегенә һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бокс буенча бөтенроссия турниры ачылды – “Хезмәткә дан”.
“Ватан” яшьләр клубына өчтән артык сыер асраган шәхси хуҗалыкларның вәкилләре чакырылды.
29 апрель көнне 5нче санлы мәктәптә “Феерия” хореография төркеменең концерт узды. Әлеге чарага Бөек Ватан сугышында катнашкан Ханбеков Яхъя Сәфиевич һәм Әфгәнстан сугышында катнашкан Салахов Флюр Хәнәфиевич чакырылдылар.