Поповка авылында һәйкәл ачтылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Поповкадан  Ватанны сакларга фронтка 327 кеше киткән, алардан 17 хатын-кыз. 161 кеше кире кайтмаган.

Бүгенге көндә авылда Бөек Ватан сугышында катнашканнарның берсе дә исән түгел, ләкин 5 тол хатыннар, 4 тыл хезмәтчесе һәм 47 сугыш балалары исән-саулар.

Митингтан соң ветераннар һәм авыл халкы мәдәният йортында концертка җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International