ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
“Парклар һәм скверлар” республика программасы буенча Баулыда атнасаен төрле чаралар уза. Бүген Җиңү паркында “Куркынычсыз яллар” мәйданчыгы эшли башлады. Чараны Баулы РЭСы оештырды.

Бүген 1нче мәктәп лагерендә“Без сәламәтлек яшәү рәвеше өчен” уены старт алды. Уенда 3 һәм 2 отрядлар катнашты.

Бүген “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында, сәгать 10:00 Баулының Җиңү паркында һәм “Нефтьче” стадионында яңадан чаралар узачак.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Ак калфак» район иҗтимагый оешманың әгъзәләре Ырынбур өлкәсендә булып кайттылар.

Бүген  Салих авылында яшәүче Санафраз Нәсибуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Бүген Баулыда мөмкинчелекләре чикләнгәннәр өчен кечкенә Сабантуй узды.

17 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсе “Алсу”, “Миләшкәй” һәм “Акчәчәк” балалар бакчасыннан яшь баулыларны кунакка чакырды.

17 июнь көнне мәктәп һәм балалар бакчасы эшчеләре ботактан терлек азыгы хәзерләүгә чыктылар.

Фонтанны реконструкцияләү өчен «Татнефть» компаниясе акчалата ярдәм күрсәткән. Куелган насослы җайланма ярдәмендә  су ут белән синхрон бирелә, шуңа күрә фонтан “бии” сыман.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Былтыр Рамазан 28 июньдә кергән иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International