Бәйрәмгә килгәннәрне башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде. Сабантуйда төрле уеннар, ярышлар булды – гер күтәрү, армрестлинг, җиңел атлетика, сыгылу, һ.б. Сәхнәгә менеп җыр җырларга, шигырь сөйләргә дә була иде. Сабантуйдан соң барысын да тәмле ашаттылар.