ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

22 июнь көнне 1нче шәһәр китапханәсенең эшчеләре 1нче мәктәп лагере балаларын кунакка чакырдылар.

20 июнь көнне Крым-Сарай  авылында модульле ФАП төзүе башланды. Төзүчеләр сүзләре буенча, әлеге объектны июльнең беренче декадасында тапшырырга тырышачаклар.

19 июнь көнне 1нче шәһәр китапханәсендә “Экологик грамотлык көне” уздырдылар.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 197 тапкыр чыктылар, шуның 193 очрагында да ярдәм күрсәтелгән.

22 июнь көнне Хәтер һәм кайгы көненә багышлап “Мәңгелек ут” мемориалында митинг узды. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, район башлыгы Рамил Гәтиятуллин, районыбыз хәрби комиссары Илшат Хәлитов килделәр.

10-20 июнь көннәрне Лениногорскийның “Дуслык” балалар сәламәтләндерү лагерендә 29 шахмат турниры узды.

Баулы “Водоканалы” , су бирү системасында ремонт эшләре бару сәбәпле, эчә торган суны график буенча алып килү турында хәбәр итә.

Бүген квалификация үзләштерү турында таныклык “Пешекче” һәм “Азык-төлек сатучысы” белгечләре буенча алдылар.

22 июнь – Россия тарихында иң күңелсез дата булып тора. Бу көнне Бөек Ватан сугышы башланды.


21
июнь, 2015 ел
якшәмбе

20-24 июнь көннәрне Татарстанда аномаль кызулык көтелә. Температура 32-37 градускача күтәреләчәк. Мондый күрсәткеч климат нормасаннан 9 градуска күберәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International