1941 елның 22 июнендә иртән иртүк фашистлы Германия. Белдертмичә Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте, СССР 27 млн кеше югалтты, ләкин җиңде. Күпчелек илләрдә бу көнне дәүләт әләмнәрен төшерәләр, сугыш корбаннарын искә төшерәләр, төрле чаралар үткәрәләр, шул санда – шәм яндыру чарасы, һәйкәлләргә чәчкәләр кую, һ.б. Безнең илдә дә әләмнәр төшерәләчәк, күп акцияләр үтәчәк.
Баулыда исә әлеге көнгә багышлап Мәңгелек ут янында сәгать 11:00 митинг узачак.