Электр чилтәре хуҗалыгында ремонт һәм профилактика эшләрен үткәрү сәбәпле 10 һәм 14 июль көннәрне кайбер баулыларның һәм авыл йортларында электр өзелеп торачак.
Кичә Баулының хәрби комиссариатыннан армия сафларына егетләрнең соңгы төркеме озатылды – “Хезмәткә дан”.
Севастопольнең Кара диңгез флотының кораблар причалы читендә Бөек Ватан сугышында җиңүдә 70 ел тулу уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларының бәйрәм концерты оештырылды.
Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин торак-коммуналь хуҗалыгы, прокуратура, МВД бүлеге, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрдә.
1 июльдән Татарстанның физик шәхесләре “Шәхси кабинет” аша салым декларацияләрен юнәлтә алалар.
Баулы хастаханәсен реконструкцияләү программасы кысаларында азык блогында капиталь ремонт төгәлләнде.
11 сыйныфка баручы 3нче мәктәп укучысы Вилена Миназова Яшьләр көнен бәйрәмләү вакытында атаклы дипломга ия булган.
1-31 июль көннәрне Баулы хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ремонт һәм дезинфекциягә ябылган. Шул көннәрне йөкле хатыннарны Бөгелмә бала тудыру бүлегенә озатачаклар.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 130 тапкыр чыктылар, шуның 124 очрагында да ярдәм күрсәтелгән.