Торак-коммуналь хезмәте өчен бурыч буенча Тулы хисап белән “Уютный дом” компаниясе директоры Камил Зиннатуллин һәм “Наш двор” ширкәте рәисе чыгыш ясадылар.
- Бүгенге көндә коммуналь хезмәте өчен бурыч 35 миллион сум тәшкил итә, - диде Камил Зиннатуллин. – Бу айдан башлап түләмәүчеләргә кызыл төстә квитанцияләр җибәрәбез.
“Наш двор” ширкәтендә 9 фатир бар, аларның бурычы 300-400 мең сумга кадәр җыелган. Әлеге фатирларда электрны да өзеп караганнар, ләкин хуҗалары үзләре ничектер кире аны кабызганнар.
Рамил Гәтиятуллин әҗәтлеләр белән эшне көчәйтергә кирәк икәнен ассызыклап үтте.