Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы махсус хәрби операция уздыру зонасына 160 000 хат һәм посылка илткән. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы МХО зонасына почта аша 5 000нән артык посылка җибәргән.
"Волга-Вятскуправгодор" ФКУның 11.01.2024 ел №ВО/РТ-11.01.24 боерыгы нигезендә, 11 гыйнварда 15.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында йөк транспорт чаралары һәм автобуслар өчен, көчле кар, буран, чикләнгән күрү мөмкинлеге булу сәбәпле, хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.
11 гыйнвар кичен, 12 гыйнвар төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин;
- җил секундына 15-20 метр тизлектә , көчәйгәндә секундына 23 метр тизлеккә җитәргә мөмкин;
- юлларда кар көртләре барлыкка килүе ихтимал.
11 гыйнвар Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25, -33 градуска кадәр түбәнәюе;
- көндез буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарларнырга, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, кар көртләре барлыкка килүе мөмкин.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр иткәндә, бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
10 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25, -29 градуска кадәр җитә (Казанда -26)
10 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы саклана. Уртача тәүлек һава температурасы -18, -24 градус тәшкил итә, бу нормадан 9-15 градуска түбән. Шушы көннәрдә минималь һава температурасы -23, -28 градус, 11 гыйнварда урыны белән -33 градуска кадәр җитә. Көндез максималь һава температурасы -16, -21 градус.
25 гыйнварда Баулы районында яшәүчеләрне ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов кабул итәчәк.
9 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25, - 30 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
8 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территоиясендә көтелә:
- һава температурасының -25, - 28 градуска кадәр түбәнәюе, аерым урыннарда -33 градуска кадәр җитүе мөмкин.
- аерым районнарда томан.