16 гыйнвар кичен, 17 гыйнвар төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә:
- секундына 17-22 метр тизлектә көчле көньяк җиле, 16 гыйнварда 20 сәгатьтән 17 гыйнварда 11 сәгатькә кадәр урыны белән секундына 25-27 метр тизлектә көчле җил;
- көчле буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарлана;
- көчле кар;
- юлларда кар көртләре.
Аларның һәрберсе Россия Почтасы бүлекчәләреннән сатып алынган лотерея билетлары буенча «Милли лотерея» дән «Мечталлион» Яңа ел тиражында 1 млн сум акча отты.
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Бүген үзенең зур юбилеен баулылы Адряева Кәримә Гыймали кызы каршы алды. Ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады.
Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан 2024 елның 17 гыйнварында 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Баулы шәһәренең универсаль спорт залында оешмаларның һәм авыл җирлекләренең физик культура коллективлары арасында 2023-2024 елгы Спартакиада зачетына өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
15 гыйнвар Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25 градуска кадәр түбәнәюе;
- иртән, көндез секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы мөмкин.
14 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25, -28 градуска кадәр җитәчәк.
13 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында һава температурасының -25, -28 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
«Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында нигезләмәгә ярашлы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы Карары белән расланган һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе президиумының 2022 елның 28 декабрендәге №ПР-73-1 карары белән «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә.