Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы районы ветераннары арасында VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры үткәрелде.
Хәтирә Мөбарәк кызы Нәбиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне ул җылы котлау сүзләрен иң якын кешеләреннән генә түгел, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллинадан да ишетте. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
25 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында һава температурасының -25, -26 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
24 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының -25,-29 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
23 февраль төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- урыны белән томан;
- көньяк һәм көнчыгыш районнарда һава температурасының -25, -30 градуска кадәр түбәнәюе.
Баулы шәһәренең 5-нче мәктәбендә, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар Айнур Азизов һәм Валерий Рыков истәлегенә мемориаль стенд ачылды.
ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырган гаилә династияләре республика конкурсының муниципаль этабы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды.
22 февраль төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасының урыны белән -25, -29 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хезмәткәрләре өлкән буыннарның аралашу үзәге активистлары белән берлектә, госпитальдә яткан яралы сугышчылар өчен, гуманитар ярдәм җыю буенча акция үткәрделәр.