1993 елның 12 декабрендә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция - илебезнең төп законы, ә паспорт - Россия гражданинының төп документы.