“Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге 35 яшькә кадәрге балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне түбәндәге иҗат берләшмәләре дәресләренә чакыра.
Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү ташламалы шартларда социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирә.