Баулының татар гимназиясе хәйрия бүләгенә ия булды

2017 елның 25 августы, җомга

Презентациягә рәссамның дуслары, туганнары һәмсыйныфташларыннан башка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да килгән иде. Ул Хәмзә Нургалиевка рәхмәт белдерде.

Панно сигез ай дәвамында ясалган. Бу эшкә рәссамның улы Марат һәм оныклары өлеш керткән. Рәссамның бүгенге көндә гимназиядә өч оныгы белем ала.Диварны бизәп торган әлеге композиция гипстан һәм агачтан ясалган.

Хәмзә Нургалиев гимназия фойесында да сабантуй күренешләрен тасвирлаган композицияләр ясарга җыена. Моның өчен материаллар  кирәк.

– Балалар татар телен, гореф-гадәтләрен белеп үссен дигән максат белән эшләнелде, - ди Хәмзә Нургалиев. - Хәзер укучылар компьютердан башка нәрсәне белми. Мин киләчәктә укучыларны үземнең кулым белгән һөнәргә өйрәтәсем килә.

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International