Эко-теремок

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

8-нче август көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира, ”Әдәби ишегалды” кысаларында,”Миләүшә”балалар бакчасына йөрүче балалар өчен ”Эко-теремок” исемле дәрес-уен үткәрде.

Чара барышында балалар хайваннар дөньясы белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр, матур рәсемле китаплар карадылар. ”Кем ничек кычкыра”, ”Тычкан белән мәче” кебек хәрәкәтле уеннарын яратып уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International