Күңел җылысы кайда? Томбарлыда – “Әбиләр сабан туенда”!

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Ямьле, күңелле, җыйнак – бу сүзләрнең барысы да Татар Томбарлы авылында ел да уза торган “Әбиләр сабан туе” турында. 

Сабан туйлары күп хәзер – ниндиләре генә юк: колачлы, зур итеп, танылган артистлар чакырып үткәргәннәре дә, фейерверклы, тамашалы кичке авыл сабан туйлары да бар. Һәрберсе үзенчә матур, әлбәттә. Әмма мәйданының һәр метры күңел җылысы белән сугарылганы кайсы дип сорасалар, бер икеләнми “Әбиләр сабан туе” дияр идем.

Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда инде илле елдан артык үткәрелә. Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.

Урыны да аның искиткеч – калкулыктагы хуш исле каенлыкта, аннан туган якның иксез-чиксез киңлекләре ачыла, Томбарлы исә үч төбендәге кебек.

Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә – тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.

–  Бу Сабан туе үзебезчә. Урманга ялга чыккан кебек. Ничектер күңелгә якын, – диде хәбәрчебезгә Баулыдан кайтып, туганнары белән бәйрәмгә килгән Разия Газизуллина. Көннең матурлыгына, халык арасында булуына сөенеп утырган аның 80 яшьлек апасы Роза да хуплый бу сүзләрне:

–   Аллага шөкер, ел да киләбез. Өйдә утырган ише түгел инде. Бу хәтле кешене кайда күрәбез әле? – ди дә ул, матур итеп көлеп куя.

 

"Хезмэткэ дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International