“Балачакның соңгы көне”

2017 елның 30 июне, җомга

22 июнь көнне Шалты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән бергәлектә “Балачакның соңгы көне” – дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

Балаларга Бөек Ватан сугышы башланган көн, тыл һәм хезмәт ветераннары турында сөйләнде. Шалты авылыннан сугышка киткән авылдашларыбызга багышланган “Алар җиңү алып кайттылар” презентациясе күрсәтелде. Сугышка багышланган рәсем конкурсы, шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укылды. “Мәңгегә хәтердә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International