Китаплы гаилә-бәхетле гаилә

2017 елның 30 мае, сишәмбе

27-нче май китапханә һәм китапханәчеләр көне. Бу көн- китапханәгә йөрүче барлык китап укучыларның да зур бәйрәме. Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан бу көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Китаплы гаилә-бәхетле гаилә" дип исемләнгән дәрес-уен үткәрде.

Чарада күп балалы Абдухаковлар гаиләсе катнашып, үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Элвира аларны бәйрәм белән котлап, "Китап укучы гаилә" номинациясендә грамота һәм истәлеккә китаплар тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International