Район башлыгы баулыларны халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли

2017 елның 8 марты, чәршәмбе
Сезне чын күңелемнән табигатьнең язгы үзгәреш кичергән мәлендә билгеләп үтелүче күркәм бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Сез авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать, җирле үзидарә органнарында һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куясыз. Шуның өстенә сез гаилә учагын саклыйсыз, ир-атларга илһам бирәсез, кыен вакытларда ярдәмгә киләсез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим. Иртәгәсе көнгә ышанычыгыз югалмасын, күңел түрегездәге хыялларыгыз тормышка ашсын, гаиләгездә үзара аңлашу булсын! 8 Март белән!
 

 


Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International