Кичә Татар Томбарлы, Мортаза һәм Исергәп үзешчән артистлары осталыкларын жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга күрсәтте.
«Талантлар йолдызлыгы» район үзешчән сәнгать смотр-конкурсының сайлап алу концертлары башланганы турында хәбәр иткән идек инде. Барлыгы андый концертлар бишәү булды. Соңгысы кичә Татар Томбарлы мәдәният йортында узды. Анда өч татар авылы чыгыш ясады.
– Районыбызда үзешчән сәнгатъ смортлары бик оешкан төстә узды, – үз бәясен бирде район мәдәният йорты директоры Тәгъзимә Гозәерова. – Февраль аенда Потап-Томбарлы авылында смотрны милли мәдәният үзәкләре башлап җибәрде. 16нчы февралдә исә Татар Томбарлы авылында сайлап алу турлары тәмамланды. Шушы смотрларда яшь егетләр, кызлар катнашуы куандыра. Чөнки үзешчән сәнгатьтә катнашу яшьләргә милли мәдәниятебезне, телебезне югалтмаска ярдәм итә.
Йомгаклау концерты 11 мартта иң-иңнәрен генә бер сәхнәгә җыеп Баулының концертлар залында узачак.
– Безнең шушы бәйгеләрдә төрле яшьтәге буын кешеләре катнаша. Өч яшьтән алып 70-80 яшкә кадәр катнашучыларыбыз бар, – ди Тәгъзимә Гозәерова. – Авылларда егет-кызларның катнашуы мәдәниятебезне үстерүгә зур ярдәм күрсәтер дип ышанасы килә.
Хезмәткә дан