Баулыда 3D кинозал эшли башлаячак

2017 елның 3 феврале, җомга

Баулыда февральдә 3D-кино залы эшли башларга тиеш. Район мәдәният йорты, йөз меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда кинотеатрларга ярдәм итү федераль программасы кысаларында, кино залын яңадан җиһазлауга биш миллион сум грант откан. Ул акчага цифрлы һәм тавыш җиһазлары, киноэкран, 3D-күрсәтү системасы, креслолар, программа-аппарат чаралары сатып алынган. Бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында кино залын монтажлау эше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International