Гыйнвар аеның соңгы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре теркәлде.
Элек-элекән кешеләрдә игезәк бала туу вагыйгасы тирән кызыксыну уяткан. Игезәкләр туу - ул бөек алладан килгән бүләк дип санала.
Оганджан һәм Маргарит Карапетян гаиләсенә бу олы бәхет елмайган: аларның игезәк кызлары - Милана һәм Мари туган. Кечкенәләр тууга гаиләнең өлкән балалары – Диана һәм Ангелина бик шатланганнар, сабыйларны яратып кабул иткәннәр.
Карапетяннар гаиләсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның махсус котлау адресы тапшырылды.
Дүрт кыз әтисе Оганджан Гургеновичны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова котлады, сабыйларның иң беренче документларын- туу турындагы таныклыкларын тапшырды.