2016 елның 24 нче ноябрьендә Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Гөлфия һәм Альберт Фахутдиновлар, Лилия һәм Илнур Сафиуллиннар, Елена һәм Андрей Лаптевлар гайләләрендә кыз балалар аваз салды. Аларга Нелли, Самина, Ева исемнәре бирелде. Гөлнара һәм Илнар Давлетовлар гайләсендә икенче бала булып малай туды. Балага Илдар исеме бирелде. Бәхетле ата-аналарны Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм ана капиталын тапшырды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Станислав Тимофеев да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Раил Низамов һәм Эльвина Курбанова үзенең моңлы җырлары белән бәйрәмне тагын да ямлерәк иттеләр.