Кичә Казанда «Идел йорт» диписемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале үзэшентөгәлләде. Иң соңгы бәйгече буларак, Баулы халык театры Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә “Монда тудык, монда үстек” (Туфан Миңнуллин) спектаклен күрсәтте.
Спекталь тулы залда үтте. Халык арасында фестиваль бик популяр булуы шуннан ук күренеп тора: тамашачылар сәгать ярым алдан ук килеп, урын алырга тырышалар. Моңа керү ирекле булуы да йогынты ясыйдыр, мөгаен.
Спектальны халык тын да алмый карады. Ә ахырдан баулыларны аягүрә басып алкышлады, вакыт соң булуына да карамастан, таралышырга ашыкмады. Жюри әйтүенчә, бу барлык 22 спектакльнең берничәсендә генә шулай булган.
Рәхмәт сүзләрен җиткерергә сәхнәгә Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым да күтәрелде. Мәртәбәле жюри әгъзалары кебек үк, ул спектальгә югары бәя бирде.
Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белгече Эльмира Галимова катнаша. Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов.
Иртәгә фестивальнең җиңүчесе билгеле булачак