Баулыда 280- нче бала туды һәм тагын бер гаилә күп балалы гаиләләр сафына керде

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә бүген 280 –нче санлы туу турындагы акт төзелде. Рөстәм һәм Алия  Джанимкуловлар гаиләсендә  ир бала туды һәм алар күп балалы гаиләләр сафына керделәр. Бәхетле әти-әни улларына  Таир дип исем бирделәр. Бу исем  ышанычлыкны аңлата, гарәп теленнән тәрҗемәсе – үзендә торучан, какшамас, нык.

Рөстәм белән Алиянең өлкән кызлары Лия һәм Самира кечкенә энекәшләре тууга чиксез куанганнар һәм бәләкәчнең туу йортыннан өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

  Без Джанимкуловлар  гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз, балаларын бәхетле гаиләдә тәрбияләүләрен  теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International