1 апрельдән 31 августка кадәр «ГосСтарт.Стажировки» юнәлешенең төбәк этабы узачак. Катнашучыларны РФ субъектлары хакимиятенең башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында көтәләр.
Кем катнаша ала?
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр, кемнәр:
- бакалавриатта (3 курстан), специалитетта (4 курстан) укый;
- яисә урта һөнәри белем бирү оешмаларының чыгарылыш курс студентлары булып тора.
➡️ Стажерларны дәүләт идарәсе өлкәсендә белемне үстерү буенча комплекслы программа көтә.
Курсның үзенчәлеге - теорияне практикада куллану мөмкинлеге!
➡️ Һәр стажёрга остазны ведомствоның тәҗрибәле хезмәткәрләре арасыннан беркетәчәкләр.
Үзегезгә уңайлы булган сменаны сайлагыз:
Беренче смена: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр
Икенче смена: 1 майдан 31 июльгә кадәр
Өченче смена: 1 июньнән 31 августка кадәр
30 апрельгә кадәр “Россия яшьләре” ФДАМСта теркәлегез, сайлап алу узыгыз һәм хыялыгыздагы стажировканы алыгыз!