Бу елның иң әһәмиятле политик вагыйгасы – сайлаулар алдыннан Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хөснуллина һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Л.Н.Прохорова сайлау тарихы турында сөйләде, тантанага килгән әти-әниләрне сайлауга чакырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова чарага килгән әти-әниләргә рәхмәт әйтте, үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дигән ышанычта калды.
Битараф булмаган баулылылар “Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында А.Вавилова фондына үзләренең өлешләрен керттеләр.