27 августа баулы халкы Шәһәр көнен һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үтте. Баулы нефтьчеләре өчен бу юбилей елы, чөнки “Баулынефть” идарәсе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Шушы тантаналы көнне Баулы районында 3 яңа гаилә туды. Без Евгений һәм Наталья Потаповлар, Басыр һәм Рузалия Гильфановлар, Ильфат һәм Светлана Ахтямовлар гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга бәхетле озын гомер телибез!