27 августа Баулыда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов “Яшь парлар” скверын ачты.
Яңа сквер яшь парларның яраткан урынына әйләнер дип көтелә. Чөнки моның өчен бар шартлар да тудырылган. Скверда бар уңайлыклары тудырылган ял урыннары, гаилә белән күңел ачу урыннары, LOVE сүзеннән торган мәхәббәт йозаклары элү өчен арт-объект бар.
Сквер гаиләләр арасында бию бәйгесе белән ачылыды. Бәйгедә катнашучылар халык биюләрен, спорт биюләрен, рок-н-ролл һәм вальс биюләрен оста итеп башкардылар. “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнгән Подаваловлар гаиләсе кергән жюри Рафаэль һәм Алсу Хафизовлар гаиләсен җиңүче дип тапты һәм аларга LOVE арт-объектына беренче мәхәббәт йозагы элү мөмкинлеге бирелде. Бар катнашучыларга да төрле номинацияларда җиңгән өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгедә катнашкан Шевелевлар, Калимуллинар, Хафизовлар, Ганеевлар, Мазитовлар, Егоровлар, Нагимовлар, Малаховлар һәм Гильфановлар гаиләләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!