Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 19 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.
Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.