Баулыда Сабантуйга бүләкләр җыю узачак

2026 елның 22 мае, җомга

Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла торган борынгы бәйрәм, ул төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштерә. Традиция буенча анда иң яхшы хезмәтчәннәрне хөрмәтлиләр, халык уеннары һәм ярышлар уздыралар, җырлыйлар һәм бииләр. Бәйрәмгә әзерлекнең мөһим өлеше — конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю.

Бүләкләр җыю 2, 3 июнь көннәрендә 17:00 сәгатьтә башлана.

Оештыручылар бүләкләрнең барысына да шат булачак — гади һәм символик бүләкләрдән алып төплерәк бүләкләргә кадәр.

Сабантуйның һәр бүләге — ул ярышларда катнашучыларга карарта ихтирам билгесе һәм аларның осталыгы, дәрте өчен белдерелгән рәхмәт ул. Халыкның юмартлыгы аркасында бәйрәм тагын да күңеллерәк була, ә традицияләр киләсе буыннарга тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй шәһәрдә 6 июньдә, ә 7 июньдә авыл җирлекләрендә узачак.

Фото: «Баулы-информ» архивы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International